29 апрельдә Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казанга «Җиңү поезды» килә. 30 апрельдә ул Арчада һәм Әгерҗедә була. Мемориаль состав маршрутында барлыгы 30 га якын станция исәпләнә, аларда тантаналы чаралар һәм бәйрәм концертлары узар дип көтелә. Ике атналык сәяхәтнең соңгы ноктасы Түбән Новгород булачак. «Җиңү поезды» барлык станцияләрендә 40 минут тора. Казанга ул 29 нче апрелдә кичке сәгать алты тулып 45 минутта килә.
Состав башында сугыш чоры бронепоездын гәүдәләндерүче Лсериясендәге берьюлы ике легендар паровоз, шулай ук хәрби техниканың күргәзмә үрнәкләре белән алты платформа, кыр кухнясы һәм сугыш елларының көнкүреш, тематик композиция тәкдим ителә.











