Республикада «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе башланды, һәм ул Җиңү көненә кадәр дәвам итә. Татарстанда яшь гвардиячеләр бөтен республика буенча 45 мең тасма таратырга планлаштыра, шуларның 10 меңе – Казанда. Шушы көннәрдә башкалабызда 300 метр озынлыктагы Георгий тасмасы җәелдерелде. Чарада 800дән артык кеше катнашты. Алар арасында – «Яшь Гвардияче» активистлары, югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, Татарстанның иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм Казан халкы.











