Бүген “Яшьлек аланында” республикабызда популярлык яулап килүче яшь коллектиларның берсе – “Кадим Әлмәт” этник музыка ансамбле.
Тапшыруыбызны шушы коллектив өчен куанып әзерләдек. Әйе, ансамбльдә катнашучы кызлар һәм егетләр өчен зур сөенеч көннәре. Һәм моның күркәм сәбәбе бар. Әле күптән түгел генә, төрки халыкларның борынгы музыкаль инструмениларын торгызу юнәлешендәге хезмәтләре өчен “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Маганов, аның белән бергә “Татнефть” хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау проектлары җитәкчесе Павел Корчагин, “Кадим Әлмәт” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эрдни Чавлин, төрки халыкларның музыкаль уен кораллаын ясау остасы Сергей Вертелецкий Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булдылар.










