Исәнмесез, хөрмәтле радиотыңлаучыларыбыз! Сезне сагынып, якын итеп «Яшьлек аланы» тапшыруында сәламлибез! Микрофон алдында – Фәйрүзә Мөхәммәтвәли. Һәрберебезнең күңелендә йөрткән үз моңы, сагышы, шатлыгы бар… Ә менә шагыйрьләрнең күңеле – ул халыкныкы, аларның һәр сүзе йөрәктән йөрәккә илтә торган күпер. Бүген тапшыруыбызда нәкъ шундый күпер салыначак. Күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, Хәсән Туфан, Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев, Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Илсөяр Ихсанова кебек олпат шагыйрьләребезнең шигырьләре яңгырар. Шулай ук яшь иҗатчылар Гөлинә Шәйхи һәм Айрат Шамсның үзләре укуларында киләчәккә, өметкә, мәхәббәткә багышланган шигырьләрен ишетерсез. Игътибарыгызга «Әдәби фест» фестиваленең «Багышлау» дип аталган әдәби-музыкаль кичәсенең икенче өлешен тәкъдим итәбез.











