Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 17 нче майда уза. Масштаблы чара Казанда 12 майдан алып — 17 сенә кадәр узачак «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының мәдәни программасына кертелгән.
Чарада Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән делегацияләр, шулай ук мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашыр дип көтелә. Көндезге сәгат 11.00 Изге Болгар җыенының рәсми ачылышы була.
Көн дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә төрле күргәзмәләр оештырыла. Аерым алганда Бөек Ватан сугышы чорындагы «Җиңү бүләкләре» экспозицияләре, Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре тәкъдим ителә.











