Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылыш гаять тә үзенчәлекле, гаять тә мәгънәле булыр.
Бүген, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның туган көне. Аңа 85 яшь тулды. Шушы көнендә дә ул янып яши, ялrынланып иҗат итә. Татарстан радиосы дулкыннарында аның яңа поэмаларының премьералары бер-бер артлы яңгырап тора. Без аннан: “Ренат ага, шушы кадәр гомер кичеп тә, яшь, дәртле, тормыш сөючән булып калуның сере нәрсәдә?” – дип соралык. Ул бик тә мәгънәле итеп елмайды да, “Ә Сез минем җырларымны тыңлагыз, җавабы шуннан табылыр” диде.
Тыңлап караган идек, чыннан да, гел яшьлек хисләре белән сугарылган җырлар икән алар. Шуның өстенә Ренат Харис шигырьләренә яшь композиторлар мөрәҗәгать итә һәм алар язган тырларны яшь җырчыларыбыз яратып башкара.
Уйлаштык та, ул җырларны сезгә дә тыңлатырга булдык. Шулай итеп, “Яшьлек җырлары” сәхифәсендә Ренат Харис иҗаты.










