12 май илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә.
Россиядә шәфкать туташларының эше Петр Беренче заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрби госпитальләрдә яралы солдатларга ярдәм күрсәтү эшен башкара. Бүген исә медицина оешмаларында шәфкать туташларыннан башка эшчәнлекне күз алдына да китерүе авыр. Әлеге көнне Халыкара күләмдә билгеләп үтү буенча рәсми карар Шәфкать туташларының Халыкара Советы тарафыннан 1974 елның 12 маенда чыгарыла. Аларның күбесе һөнәри бәйрәмнәрен хастаханәдә авырулар янында каршы ала. Алай гына да түгел, тән яраларын дәвалау белән бергә алар өмете сынып барган күңелне дә сихәтләндерә белә. Шәфкать туташларына саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телибез. Бу һөнәр җаваплы, намуслы һәм үз эшенә тугры белгечләрне сайлый.











