Ресурс үзәгенең төп максаты махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү.
Фильм Нурсолтан Ибраһимовның тарихыннан башлана. Әтисе Илдар Ибраһимов махсус хәрби операциядә һәлак була малайның. Хәзер ул әтисез яшәргә, гаиләдә ир- ат, Әнисе өчен терәк булырга өйрәнә, ә бит аның үзенә дә терәк бик кирәк. Шуңа да һәр көнне диярлек “Батырлар терәге” ресурс үзәгенә йөри…Һәм Мондый язмышлар монда бихисап. “Батырлар терәге. Без булмасак кем?” документаль фильмын караганнан соң күңелдә “без ялгыз түгел. без бергә” дигән ышаныч барлыкка килә.
Батырлар үзәге ресурс үзәге һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Хәзер ул Казанның нәкъ үзәгендә, Каюм Насыйри урамы буенча эшли.
Айзилә батырханова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары











