Хатын-кызлар арасында “Халисә” VII Россиякүләм Коръән укучылар ачык бәйгесе тәмамланды.
Шушы көннәрдә Ютазы районының Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” VII Россиякүләм Коръән укучылар ачык бәйгесенең финалы узды.
Конкурс Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте һәм Ютазы муниципаль районы, мөселман хәйриячеләре ярдәме белән оештырылды. Бәйгедә барлыгы 70тән артык катнашучы булды. Иң кечкесенә 8 яшь. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, финалга 28 кеше чыкты. Алар төрле шәһәр-төбәкләрдән: Казан, Новосибирск, Подольск, Удмуртия, Башкортостан республикаларыннан, Пенза өлкәсеннән. Һәр номинациядә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән гомрәгә ике юллама, шулай ук дипломнар тапшырылды.











