Республика буйлап язгы чәчү эшләре бара. Актаныш районы «Әнәк» агрофирмасында да кызу эш кайный: быел 21 мең гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. Шуның 10 мең гектары техник культураларга, 8 мең гектары бөртеклеләргә туры килә, кукуруз мәйданнары да шактый. Игенче- механизаторлар белән Актаныштагы иҗат төркемебез дә аралашып кайтты.











