Апас районының Коштаулы авылында “Догачы булсын балаларыбыз” дип аталган чара күркәм гадәткә әверелде. Апас якташлык җәмгыяте ярдәмендә уздырылып килгән бәйгене балалар түземсезләнеп көтеп ала. Рухи –тәрбияви чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Казан “Апас” якташлар җәмгыяте вәкилләре 5 нче ел рәттән сабыйлар өчен дин дәресләре алып бару өчен хәйрия ярдәме күрсәтә. Быел да күркәм эшкә нәтиҗә ясалды.
Ислам дине һәр эш һәм гамәлне Аллаһ исеме белән башларга өйрәтә. Шул очракта Аның ярдәменә һәм саклавына өмет бар. Тормышның иң зур зиннәтләре — балаларыбызны да бәла-казалардан, чирдән, күз тиюдән саклау өчен без, Коръән сүрәләренә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм өйрәтеп калдырган догаларга мөрәҗәгать итәбез.
Ислам дине Ата-ана өстендәге тәрбия җаваплылыгын җиде төргә бүлеп өйрәтә. шуның иң беренчесе иман тәрбияләү.
Чара үткән авылның да исеме дә күркәм Коштаулы, ягьни : кошлар тавы. Шуңа да күрәсең Читкә кеиткәннәр дә үз туган төбәге җылысын сагынып газиз авылына кайта.
Йөзләреннән нур бөркеп торган әлеге балалар кечкенәдән туган як кадерен белеп үсә.
Туган төбәгеңне киләчәген кайгыртыйм дисәң иң әүвәл иманлы балалар тәрбияләү мөһим. Әнә бит кечкенә генә игътибарга да алар ничек шатлана. Ул зур бакыйга булып күңелләренә кереп кала.
Әле Коштаулыда зур төзелешкә дә керешкәннәр. Тиздән авылда өр-яңа мәдәният йорты калкып чыгачак. Максатлары барысының да бер – авылны яшәтү. Догачы дәвамчылар әзерләү.
Мөршидә Җиһан, Айсылу Сәлмәнова. Татарстан яңалыклары өчен Апас районыннан.











