Кукмара районы «Кукмор-информ» редакциясендә дә бик мөһим «Изгелек тартмасы» акциясе башланып китте. Аның максаты-бүген үз гомерләрен куркыныч астына куеп, тыныч күкне саклаучы: махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү.
Акцияне үткәрү идеясен редакция хезмәткәрләре тәкъдим иткән. Һәм газета укучылар шунда ук бу фикерне хуплап алган. Халык иң кирәкле әйберләрне – озак саклана торган азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, җылы оекбашлар, медицина кирәк-яраклары-солдатларның кырыс көннәрен ямьләндерерлек һәм хәрбиләргә үзләрен өйдә көтүләрен искә төшерерлек әйберләрне алып килгән. Иң мөһиме – «Изгелек тартмасы» акциясе дәвам итә һәм хәрбиләргә күпме кирәк, шулкадәр ярдәм күрсәтелә. Җылы әйберләр, йорт күчтәнәчләре белән тартмалар. Мондый гамәлләр бердәмлек билгесе. «Изгелек тартмасы» эшләгәндә, яхшылык һичшиксез әйләнеп кайта.











