Шушы көннәрдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге айти паркында «Акыллы уеннар» фестивале узды. Быел фестивльдә 350 бала катнашты.” Акыллы уеннар” — ул Россиядә балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен туган телне һәм мәдәниятне заманча уен формалары аша өйрәтүнең беренче белем бирү программасы. Бүгенге көндә «Акыллы уеннар» программасы буенча Татарстанның 150 балалар бакчасы эшли.
Бәшир Рәмеев исемендәге ИТ-паркында иртәдән бирле балаларның гөрләве тынмый. анда уеннар уза. “Акыллы уеннар”.
Быел “Акыллы уеннар” фестивале Габдулла Тукай юбилеена багышлана. Шул исәптән, фестивальнең бөтен белем бирү проектлары, иҗади конкурслары һәм уеннары Тукай иҗатына бәйле.
Проектның авторы – педагогика фәннәре кандидаты Альбина Насыйрова, үз алдына зур максат куйды – бөтен республикабыз балаларын интеллектуаль үсешкә илһамландырып, аларга туган телне һәм мәдәниятне заманча уен-ярышлар һәм конкурслар аша өйрәтергә.
Дәүләтебез шушындый инициатив тәкъдимнәргә бик игътибарлы итеп карый һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
Камиль Сәйфуллин, Эдуард Мөхәммәдҗанов, Татарстан яңалыклары.











