16нчы тапкыр Татар дин әһелләре “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия җыенында очрашты. Күрешеп сөйләшүнең максаты бер — ислам динен, милли тиңдәшлекне ныгыту. Быел җыенга килүче делегатлар саны меңнән артык.
Форумда очрашып, татар дин әһелләре үзләренең казанышлары һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шул рәвешле әлеге форум татар милләтенең үсешен күрергә мөмкинлек бирә.
Пленар утырышта Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең Цивилизацияләр альянсындагы югары вәкиле, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе Мигель Анхель МоратИнос катнашты. Ул чыгышында кешелек дөньясында матди әйберләрдән тыш рухи мәсьәләләр мөһимлеген ассызыклады.
Матур гадәткә әйләнгәнчә, пленар утырыш азагында Татарстан Рәисе иң актив делегатларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Айзилә Батырханова, Альберт Сафиуллин, Татарстан Яналыклары.











