Татарстан журналистлар берлегендә ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов һәм балалар шагыйре, журналист Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган IV «Яшь журналист» иҗат бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү чарасы булып узды. Тантаналы чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Туган авылыма мин еш кайтам. Аның матур табигате үзенә тарта дип искәрткән иде Дания Гайнетдинова Кайда син чишмәм ? язмасында. Әйе ул табигать кызы иңде , ул иҗат көчен дә туган ягы Теләче районы , Олы Тиләҗе авылыннан алган. Бу хакта «Яшь журналист» иҗат бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашкан якташлары да сөйләде. Әлеге конкурс телевизион журнлаист Галәветдин Зыятдлиновка да багышланган Ул да теләче төбәгеннән. Халык арасында аны авыл кешеләре белгече Алик абый дип тә йөртәләр. Икесе дә татар гавәменә үз сүзен әйтә белеп әйткән журналистлар дип искә ала Тәүфыйк Сәгыйтов.
Татарстан каләмчеләре берегендә узган истәлек кичәсе «Яшь журналист» иҗат бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү белән аралаштырылып барды. Быел да сәләтле укучылар лаеклы бүләкләрен алды.
Мондый төр иҗат бәйгеләре яшь буынга беренчед
ән якташ әдипләрнең иҗатын өйрәнергә этәрсә икенчедән һөнәр сайларга да ярдәм итә.
Хәтерне барлау чарасының төп кунаклары- ветеран журналстларның дәвамчылары да түрдә.
Шулай ук әтисе истәлекләре белән Галәветдин Зыятдиновның улы да уртаклашты.
Кешенең исеме аны онытмасалар гына хәтердә. Ветеран журналстлар истәлеген барлауда башлап йөрүчеләрнең әйдаманнарның берсе — Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте журналисты Раил Садретдинов.
“Татарстан” дәләт телерадиокомпаниясеннән тыш әлеге чара Таатарстан Журналистлар берлеге иҗтимагый оешмасы һәм Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Теләчи – информ» филиалы белән берлектә оештырыла.
Әлеге очрашу Галәветдин Зыятдинов һәм Дания Гайнетлиновның якыннары, әлбәттә инде «Яшь журналист» иҗат бәйгесендә катнашкан укучыларп күңелендә якты бер хәтирә булып сакланыр.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов Татарстан яңалыклары.











