Мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе Корбан гаете булып узды. Барлык мәчетләдә дә иртәнге намаз укылды. Махсус урыннанрда корбан чалынды, бәйрәм 29 май көнне кояш баеганчы дәвам итә.
Галибәнә яктырып ал таң аткан, “мизгелдә барлык мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Корбан гаетен бәйрәм итте. Татарстанның төп бәйрәм тантанасы Мәрҗани мәчетендә Әл-Бәкара” сүрәсе аһәңнәре белән башланып китте.
Бәйрәм сөенечен бүлешеп бәйрәм вәгазен тыңлау мәрәсимендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, танылган дин һәм татар җәмәгать эшлеклеләре бар иде.
Корбан бәйрәме кешеләрне мәрхәмәтле булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, туганнар һәм якыннар белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга өнди.
Бәйрәм көненнән тыш бүген, иртәгә, кояш баеганчыга кадәр 30 нчы майда да корбан чалырга рөхсәт ителә.
Мөршидә Җиһан, Гөлүсә Хәсәнова. Данил Жданов Татарстан яңалыклары











