Май аеның соңгы көннәре. Җәйнең беренче аенда 1нче июнь халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Республика буйлап төрле чаралар оештырыла. Балалар өчен уеннар, остаханәләр, бәйгеләр, концерт программасы әзерләнә. Шәһәрнең барлык зур паркларында диярлек чаралар каралган, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус программа оештырыла.
Казан зооботаника бакчасында көндезге сәгать 11дә «Исәнме, җәй!» театральләштерелгән программасы уза. Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексы кинотеатры сәгать 10:00дә мөмкинлекләре чикле балалар өчен мультфильм күрсәтелә. Казан китапханәләре дә тематик чаралар әзерләде: интеллектуаль викториналар, остаханәләр, төрле яшьтәге балалар өчен танып белү квестлары. Программа көн дәвамында бара. “Урам” экстрим-паркында балалар фестивале уза. Чара ике яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт, иҗади һәм күңел ачу вакыйгаларын берләштерә. Ял итүнең куркынычсыз үтүенә аерым игътибар бирелә. Фестиваль 14:00 сәгатьтә башлана.











