Гәлиәсгар Камал театры бинасында яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗат лабораториясенең өченче сезонына йомгак ясалды.
Остазлары җитәкчелегендә каләм тибрәткән яшь авторлар ел дәвамында алып барган тырышлыкларының нәтиҗәсе бик уңышлы булды. Барлыгы 100гә якын гариза кабул ителгән. Быелгы сезонда яшьләр белән Гөлүсә Батталова, Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбударова эшләде.
«Яңа исем» иҗат лабораториясе каршындагы Татарстан әдәби мәхкәмәнең казые Рабит Батулла. Аның әйтүенчә, «мәхкәмә» форматында уен уйналса да, «бу – җитди уен». Моның нәтиҗәсе дә бар: яшь шагыйрьләр матур телдә сөйләшә, сүзләре аңлашыла, аһәңнәре матур, сөйләм культурасы бар», – диде «казый». Әмма камиллеккә чикләр юклыгын әйтте тел кытышылыкларын да искәртте.
Остазларга Рәхмәт хатларын «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов тапшырды.
Әлбәттә Яшь талантларның берсе дә дипломсыз калмады. Аны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды.
Ниһаять Иң дулкынландыргыч мизгел. Гран-прига, «Эт типкесендә» әсәре өчен «Безнең мирас» журналы корректоры һәм сайтының мөхәррире Ихтыяр Кыямов, проектта шигырьләре белән катнашкан Тәнзилә Галимуллина лаек булды.
Гран-прига лаек булучыларга 2027нче елда китап бастыру өчен сертификатны Татарстан китап нәшриятының генераль директоры, язучы Рөстәм Галиуллин һәм проект кураторы, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова тапшырды.
Алия Галиуллина, Айсылу Сәлмәнова, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.











