Саба районында төзекләндерелгәннән соң “Кыңгырау” балалар бакчасы ачылды
1990нчы елда ачылган “Кыңгырау” балалар бакчасы шушы еллар эчендә район халкына игелекле хезмәт күрсәтте. Сабыйлар өчен ул җылы оя, әти-әниләр дә бу бакчаны яратты. Төзекләндерү вакытында төрле бакчаларга таралышып эшләргә туры килсә дә, коллектив бердәм булып калган. Биредә заманча уңайлыклар тудырылган. Аш-су блогында һәр эш өчен аерым цехлар барлыкка килгән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уңайлыклар бик нык арттырылган. “Кыңгырау” балалар бакчасы белән ачылганнан бирле биредә хезмәт куючы Флюзия Халитова җитәкчелек итә.











