Әле кайчан гына ак бантиклар таккан нәни кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән иде. Күпме көннәр, айлар, еллар сизелми үтеп тә киткән… Буй җиткән гүзәл кызлар һәм кыю егетләр өчен балачакның иң кадерле, якты һәм истәлекле көннәрнең берсе – соңгы кыңгырау бәйрәме.
Соңгы кыңгырау чыңы зур тормышның гаҗәеп матур да, тынгысыз да булачагын белгертә кебек. Бу көннәрдә республикабыз мәктәпләрендә күз яшьләре белән кушылган шатлыклы тантаналар узды. Без исә Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицее»нда үткән Соңгы кыңгырау бәйрәменнән репортаж тәкъдим итәбез.










