Кешене соңгы юлга озатканда еларга ярамый диләр, әмма Радик Сабировның җеназа мәрәсименә килүчеләрнең күбесе күз яшьләрен тыя алмады…
Әле гомеренең кыл уртасына да җитми китеп барган Радикны үткән заманда сөйләү гайре табигый хәл.
Ул бик сәләтле кеше. Мин аңа сокланып карый идем дип уртаклашты кичрешләрен Илшат Әминев.
Чыгыш ясаучыларның күбесе Радикы тыйнак сабыр кеше буларак искә алды. Әйе, Радик Сабиров әллә нинди мөһим эшләр башкарса да аны тыйнак кына үткәреп җибәрә иде. Телевидение архивында нәкъ шуңа күрәсең аның катнашындагы язмалар күп түгел. Югыйсә ул милли спортта да , милли мәгарифтә дә үз сүзен белеп, турысын әйткән хезмәттәшебез иде. Радик, фән кешесе дә иде дип искә ала остазы.
Дөресен әйтик. Радик үз юлын журналистикада тапты, кайсы гына матбугатта эшләмәсен, аны яңа үрләргә күтәрде.
Хезмәттәшемнең минем күз алдында мәңгелеккә китеп баруы аеруча тетрәндерде ди Илсөя Садыйкова.
Соңгы юлга озату мәрәсиме мәрхүмгә җан тынычлыгы сорап, дога белән тәмамланды.











