Бүген Чыгарылыш сыйныфу кучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирә.База һәм профиль дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар 8 июньгә билгеләнгән. 11 июньгә җәмгыять белеме һәм физикадан сынаулар планлаштырылган.
15 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары биология, география һәм чит телләрдән имтиханның язма өлешен тапшырачак. Чит телләрдән имтиханның телдән тапшырыла торган өлеше һәм информатикадан сынау 18 һәм 19 июньдә узачак.
22 июньнән 25 июньгә кадәр барлык фәннәрдән имтиханнарны тапшыру өчен резерв көннәр каралган. Моннан тыш, 8 һәм 9 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре сайлаган бер фәннән имтиханны яңадан тапшыра алачак.











