Шушы көннәрдә Казанда «Туган авылым» комплексында «Алмаш» гаилә җыены узды. Әлеге чара Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән икенче мәртәбә үткәрелә.











