Быел сезон башыннан медицина учреждениеләренә 3 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Узган ел бу сан 5 меңнән артып киткән булган. Роспотребнадзор белгечләре моны салкын һәм яңгырлы һава торышы белән аңлата. Ләкин белгечләр тынычланырга киңәш итми. Июньнең беренче яртысында, хәтта июль аенда да талпан активлыгы артуы мөмкин. Шуңа күрә табигатькә чыкканда саклык чараларын үтәү аеруча мөһим.











