Әҗәкүл авылында өр – яңа «Миннехан» мәчете ачылды.
Әлеге иман йортының нигезе 2022 нче елның сентябрендә салына. Чарада дин әһелләре, авыл халкы, күрше-тирә җирлекләрдән дә бик күп кунаклар җыелган иде.
Нәк авыл уртасында урнашкан иман йорты — күпләрнең бердәм хезмәте һәм изге нияте нәтиҗәсе.
Чара барышында тәкъбир әйтелеп, мәчеткә ай куелды. Соңыннан исә тасмалар киселеп, мәчет эчендә беренче намаз укылды. Авыл күрке- мәчет, мәчет күрке- халык диләр. Әлеге иман йортына мөселман кардәшләребезнең сукмагы өзелмәсен иде.











