12нче июнь Россия Конституциясе көне җомгага туры килү сәбәпле, эш атнасы кыска була. 12сеннән алып 14нче июньгә кадәр өч көн ял.
Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан 12 нче июньдә Казанда һәм Республика буйлап төрле чаралар уза. “Казан” гаилә үзәгендә Россия эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән бәйрәм концерты, шулай ук, башкалабыз Казанда «Балалар илне ясый» 20 нче республика конкурсына йомгак ясалды. Күркәм гадәт буенча, әлеге бәйге безнең “Татарстан” телерадиокомпаниясе, мәгариф һәм фән министрлыгы, ЮХИДИ, “Юл хәрәкәтне иминлеге” дәүләт оешмасы, һәм “Бердәм Россия” төбәк бүлеге белән берлектә оештырыла. Беренчел исәпләүләр буенча, конкурста 10 меңгә якын укучы катнашты. Финал өлешенә жюри тарафыннан өч йөздән артык рәсем сайлап алынды. Быел 4 тема тәкъдим ителде: Россия халыклары бердәмлеге, Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, «Имин юллар», һәм «Фән» темасы. Җиңүчеләрнең исемнәре Россия көнендә 12 нче июньдә бүләкләү тантанасында билгеле була.











