Чирмешән районының Бәрәктә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре иҗади фикер чикләрне белми икәнен кабат исбатлады. Биредә яшьлек белән җитлеккәнлек арасында ныклы бәйләнеш урнаша. Тулырак алдагы язмада.
Башта Мәдәният йорты бусагасын яшьләр — «Җиңү варислары» балалар патриотик форумында катнашучылар «Эйдэ» проектын гамәлгә ашыру кысаларында чыгыш ясады. Биредә шулай ук «көмеш» буын дип аталган очрашу да оештырылды. Бер мәйдан, ике төрле чор, ләкин бер караш: авылда тормыш кайный.
«ӘЙДӘ» проекты ярдәмендә узган «Җиңү варислары» балалар патриотик форумы авыл балалары тормышында иң якты вакыйга. Форум Россия Президенты Владимир Путин указы белән башланган «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Исегезгә төшерәбез, бу масштаблы проектның төп бурычы — патриотизм төшенчә генә түгел, ә һәр баланың шәхси сайлавына әверелә торган тәрбия системасын булдыру.
Бу форумның һәр очрашуы, һәр минуты актив гражданлык позициясен формалаштыру өчен эшләде. Балалар киләчәк аларның эшләренә бәйле булуын яхшы аңлый.
Алга таба залга яшләре паспорттагы саннар белән түгел, ә зирәклек һәм яшәү көче белән исәпләнүчеләр керде. «Икенче сулыш» актив озын гомернең беренче форумы. Исеме очраклы гына сайланмаган — катнашучылар чын мәгънәсендә тулы тормыш белән кайный.
Форумда Чирмешән районы, авыллары, Норлат шәһәреннән дә катнашучылар бар иде. Алар хәрәкәтләнү, яңалык өйрәнү һәм бу тормышны ярату белән яна.
Алия Галиуллина, Альмир Җораев, Татарстан яңалылкары, Чирмешән районы.











