Мәктәп укучыларының зарыгып көтеп алган җәйге каникулы башланды. Инде республикабызда мәктәп яны лагерьларында, шәһәр читендәге ял базаларында да беренче сменалар ачылды.
Быел Татарстандагы сәламәтләндерү лагерьларында, барлыгы 240 меңгә якын бала ял итәр, дип фаразлана. «Артек» һәм «Орленокка» республикадан 772 бала бара, шулай ук Татарстан укучылары Крым Республикасы һәм Краснодар крае лагерьларында да ял итә ала. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, ярдәмгә мохтаҗ 53 меңнән артык бала, лагерьларга бушлай юллама белән тәэмин ителә. Алар арасында авыр тормыш хәлендә калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм батырларча һәлак булганнарның балалары бар.











