15 июньнән Казанда сынау рәвешендә муниципаль парковкаларда яңа түләү системасы кертелә. Агымдагы тәүлек ахырына кадәр машина кую өчен түләүне «Горпарковка» мобиль кушымтасы яки «Казан паркингы» интернет порталы аша кертеп була.
Муниципаль парковкалар өчен түләү – ул хезмәт күрсәтү өчен түләү. Кулланучылар белән аралашып, яңа ысулны сынап карарга һәм соңыннан, шелтәләр булмасын өчен, тулысынча җайга салырга кирәк. Хәзерге вакытта Казанда 251 участокта 14 меңгә якын машина кую урыны бар. Татарстан башкаласында парковкадан файдаланган өчен түләү эш көннәрендә иртәнге 8:00 дән кичке 7гә кадәр генә алына. Ял һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук эш көннәрендә кичке җидедән иртәнге 8:00 гә кадәр машина кую – бушлай. Автомобильне калдыргач та, баштагы 15 минут түләүсез була. Шушы вакыт эчендә кулланучыга түләргә яки парковкадан китәргә кирәк. Узган елда Казан шәһәре мэры карары белән барлык социаль учреждениеләр – хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары янында 30 минутлык бушлай туктап тору мөмкинлеге гамәлгә керде. Парковка өчен алты төп ысул белән түләргә мөмкин.











