Казанда VI «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале 17июньнән -21нә кадәр уза.
Фестиваль программасында 14 спектакль: бишесе — өлкәннәр өчен, тугызы — балалар өчен. Россиянең 10 шәһәреннән курчак театры спектакльләре тәкъдим ителә. Шулай ук, Сербия, Мали һәм Казахстаннан да коллективлар көтелә. Шунысы да игътибарга лаек – Казанга «Алтын битлек» номинантлары булган спектакльләр дә килә. Катнашучы спектакльләрне авторитетлы жюри 8 номинациядә бәяли. Традиция буенча, республика матбугатының мәдәни күзәтчеләреннән торган махсус жюри быел да җыела. Алар катнашучылар арасыннан иң яхшы спектакльне сайлап ала.











