Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Ул озак еллар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшли, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткән шәхес.
Тумышы белән Арча раойнынынң Хәсәншәех аывлыннан. 1976 елда Казан ветеринария институтында ветеринария табибы белгечлеге ала, 1988 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. Балтач районы хуҗалыкларында һәм учреждениеләрендә эшли.Республикабызның сәяси, иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне үстерү мактсатыннан Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе буларак төрле милли проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Безнең телерадиокомпаниядә дә Телләр комиссиясе ярдәме белән проектлар гамәлдә.
Безнең “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы да да барлык котлауларга кушыла, һәм ихлас күңелдән Марат Әхмәтовка сәламәтлек, рух ныклыгы телибез!











