«Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә басылып чыккан кесә китабы башкалардан кай ягы белән аерыла?
“Татмедиа” бинасында урнашкан Әдәби кафеда язучы-прозаик, күпсанлы әдәби бәйгеләр җиңүчесе Рәҗәп Бәдретдиновның “Томан тозагында” исемле китабы тәкъдим ителде. «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыккан, махсус хәрби операциядәге чынбарлыкны тасвирлаган басма презентациясе алдагы репортажда.
Китапта татар егетләренең яшәү һәм үлем фәлсәфәсе гәүдәләндерелә. Әсәр чын тормыштан алып язылган. Төп герой авторның махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган бертуган абыйсы Габделнур. Язмада бүгенге көндә тылда егетләребезнең башыннан үткән хәлләр тасвирлана.
Батырлык үрнәге тудыручылар турындагы бу китапта яшәеш бөтен киеренкелеге белән күз алдына килеп баса, тетрәндерә.
Китаптагы тетрәндергеч вакыйгалар аша егетләрнең яшәргә омтылуы, бер-берләренә мөнәсәбәтләре, кыенлыкларны бергәләп җиңүе, үлем белән күзгә-күз очрашуы. Әлеге чарада катнашкан Ленур Биктимеров үзе дә махсус хәрби операцияда булып кайткан.
Әлеге басмага әдәбият галимнәре югары бәя бирде.
Бу китапны кулына алып караучыларны әлеге тетрәндергеч хәлләр аз гына да битараф калдырмас.
Әлеге әсәр “Татмедиа” агентлыгы үткәргән «Геройлар янәшә» ачык әдәби конкурсында җиңү яулаган.
Ләлә Зәйнуллина, Фәрит Җәләли. Татарстан яңалыклары.











