Әлеге чарада 14 яшьтән 24 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша. Алар үзләрен рус һәм татар телләрендә телевидение , радио, дизайн, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр урнаштыруда сынап карый. Оештыручылар әйтүенчә, яшьләр арасында журналистика белән кызыксынучылар саны, шактый күп булуы сөендерә. Моннан тыш, кайбер районнар әлеге фестивальгә шактый тәҗрибә туплап килә. Фестиваль дүрт этапта уза. Бүгенге көндә катнашучылар 27 нче июньгә кадәр, онлайн укыту программасы буенча, мастер классларда, остазлар белән очрашуларда катнаша.Шуның нәтиҗәсендә 1 нче июльдән -5сенә кадәр финал өлеше уза.











