Башкалабыз Казан соңгы елларда туристлар ял итәргә ниятләгән иң тансык шәһәрләрнең берсе. Өстәвенә, ул әле дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татарлар өчен рухи Мәккә дә санала. Оренбург өлкәсеннән килгән милләттәшләребез сәяхәтеннән хәбәрчеләребез язмасы.
Милләттәшләребез башкалабызга Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан килгән.
Казанга бер килү белән ошаталар, бигрәк тә тарихи истәлекләрен тәфсилләп сөйләгәч, кабат-кабат киләләр ди тәҗрибәле экскурсия үткәрүче Раушания Миңнуллина.
9 нчы сыйныф укучыларына Казан тарихи шәһәр генә түгел , ә киләчәктә биредә белем алу мөмкинлеге дә. Аның шартларын да өйрәнеп китәләр. Әлбәттә герой шагыйрь Муса Җәлил якташлары өчен аның һәйкәле янында фотосурәткә төшү үзе горурлык.











