Казанда халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү фестиваль-форумы дәвам итә. Быел ул тугызынчы тапкыр үтә. Фестиваль 20 июньгә кадәр бара. Атна дәвамында чакырылган педагоглар актерлык остылыгы, сәхнә теле, режиссура, театр тәнкыйте буенча дәресләр бирә.
Дәресләр Казан федераль унверситетында, Шәрык клубында, Тинчурин, Кариев һәм «Әкият» курчак театрларында бара.











