Шушы көннәрдә шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреты Ләбиб Леронның «Ир хакы» дип исемәнгән яңа китабы дөня күрде. Китапны тәкдим итү чарасына шагыйрнең каләмдәшләре, иҗатташ дуслары килгән иде. Әдәби чарадан безнең репортаж.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диюләре нәкъ Ләбиб абый кебекләр өчен әйтелгән мәкал. Халык әйтсә хак әйтә.
Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан әлеге китап, бүгенге көн өчен үтә дә четрекле һәм кирәкле гаилә кыйммәтләрен чагылдыра, алай гына да түгел Ләбиб абыйның үз гаиләсе кичергән чынбарлык, фәнничәрәк әйтсәк автобиографик эссе.
Дөресен генә әйткәндә Ләбиб абый ул һәр кешегә үзенең гаилә әгъзасы кебек мөнәсәбәттә. Аны да туган кебек якын итәләр. Батулла кебек аксакаллардан алып Раил Садри кебек утны-суны кичкән театр әһелләренә калдәр ашыгыч ярдәм дип атый ала Ләбиб Леронны.
Безнең мирасны энциклопедик мәҗмуга дәрәҗәсенә җиткергән Ләбиб Лерон дусты Вахит Имамовтан «Мәдәни җомга» дилбесен алып лаеклы дәвам итә. Өстәвенә күпме сәяхәт. Ә күптән түгел хатыны Фидания ханым белән Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлап диплом да алды. Белемгә омтылучыга күрәсең көч күктән иңә. Яңа гына фарыз хаҗдан кайткан Фәния Хуҗахмәтова да шул ук фикердә.
Яңа китапта шулай ук тормыш чатаклыкларын сурәтләгән бәян, хикәяләр, Ләбиб Леронның һәр татар укучысы өчен кадерле булган каләм ияләре белән бәйле хатирәләре туплап бирелгән.
Мөршидә Җиһан, Айсылу Сәлмәнова, Татарстан яңалыклары.











