Республика буйлап район-авылларда балалар өчен ял итү, лагерьлар саны елдан-ел арта. Оештыру ягыннан да заманча үзгәрешләр ала. Шундыйларның берсе Чирмешән районы Бәркәтә авылында «Әйдә» балалар иҗат проекты. Быел аның ничек узуы туырнда алдагы язмада.
«Әйдә-2026» балалар иҗат проектының дүртенче сезонына башланды. Быел проект 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге 85 катнашучыны җыйды. Биредә бәхетле балачакның телефоннан һәм интернеттан башка да күңелле булуын исбатлыйлар. Проект ачылышында сәламләү сүзе белән район башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов мөрәҗәгать итте.
Шулай ук бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары-район хакимияте вәкилләре, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре тарафыннан котлаулар яңгырады, Проектны гамәлгә ашыруда илһамландыргыч моһит булдырган өчен аерым өлеш керткән ата-аналар һәм балалар Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр алды. Конкурслар, күңелле эстафеталар һәм дәртле флешмоб бәйрәмнең финиш ноктасы. Проект 30 июньгә кадәр дәвам итә. Балаларны дистәләгән остаханәләр, мавыктыргыч сәяхәтләр, экскурсияләр, танылган артистлар, блогерлар белән очрашулар, фольклор көрәшләре, батырлык, игелек, парламент дәресләре көтә. Бу сезонда проектның башкарма дирекциясе һәм әйдәманнар барлыгы 17 кеше. Һәркемне катгый шартлар буенча сайлап алынгын.
Төп шарт-җаваплылык, ышанычлылык, балалар белән уртак тел таба белү. Шулай ук әйдәманнар рәтенә сәләтле балалар, яшьләргә ярдәм йөзеннән башлык премиясенә ия булган яшьләр керде, — дип белдерә проект җитәкчесе Альмир Жораев. Чирмешән районының Бөркәтә авылындагы мәдәният йорты күптәннән күләмле проектлар оештыру өчен үзәк булып тора. Бик күп чаралар, форумнар, проектлар авылның яшәве, халыкның көч-куәте турында сөйли. «Әйдә» проектының дүртенче сезоны кабат шуны раслый: Бу буыннар чылбырын ялгаучы, дуслык күперен ныгытучы һәм иң җылы җәйге хәтирәләр туа торган көчле рухлы урын.
Алия Галиуллина, Альмир Җораев, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.











