Балалар һәм олылар өчен «Туган Батыр» музыкаль спектакле. Режиссёры Айдар Җаббаров. Татар телендә фэнтези жанрында куелган спектакльләр сирәк. Балалар телефоннан аерылып, спектакльгә йөрү теләген арттыруны максат итеп куя иҗади төркем. Әсәр дә эшләгәндә күп тапкыр үзгәрешләр кичерә. Басым дөреслек, гаделлеккә ясала. Спектакль заманча алымнар белән, яңа бинаның мөмкинлекләрен кулланып куела. Иң озак эшләгән спектаклемнең берсе ди режиссёр. Ел ярымнан артык барган проект өстендә эшләү. Сүз уңаеннан премьераның режиссёры Айдар Җаббаровның куйган “Тау” спектакле “Алтын битлек” премиясен ия булды, һәм аңа Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.











