Татарстан китап нәшрияты музыка уку йортлары, сәнгать коллективлары, үзешчәннәр һәм мәктәп укучылары өчен бүләк әзерләде. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына – 140 ел, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан нота китаплары чыкты.
Ике томнан торган җыентыкта бөек шәхесләребезнең шигырьләренә танылган композиторлар иҗат иткән әсәрләр ноталары белән тупланган. «Милли моңнар», «Алтын кояш нурларында» дип атала торган җыентыклар Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәмендә дөнья күрде. Төзүчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дирижер Айрат Җаппаров. Җыентыклар фольклор коллективлары, музыка мәктәпләре, консерватория студентлары өчен дә кирәк. Әсәрләрне сайлап алу барышында, аларның бүген ни дәрәҗәдә актуаль булуына игътибар итәләләр. «Милли моңнар», «Алтын кояш нурларында» җыентыкларын тәкъдим итү чарасында көллият студентлары һәм мөгаллимнәр китапка кергән җырларны башкардылар.











