27нче июнь көнне Казанда «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә.
Быел фестиваль «хыял, горурлык, бердәмлек» девизы астында уза. Шәһәр халкы өчен концерт, остаханәләр, конкурслар, эшкә урнаштыру ярминкәсе һәм башкалар әзерләнгән. Фестивальдә концерт мәйданчыклары һәм белем бирү лекторийлары эшли. Шулай ук теләге булган һәркем табиблар һәм психологлардан консультация ала. Актив эш эзләүче яшьләр өчен «Казанда Карьера» мәйданчыгын ачачаклар. Фестиваль иртәнге сәгать 10да башлана, кичке сәгать 10га кадәр дәвам итә. Вакыйгада катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә.











