Гыйлемханов Дамир Рәшит улы. Казан шәһәрендә туа. Тугыз сыйныфны тәмамлагач, техникумга укырга керә. 2019 нчы елда егет Армиягә алына, хәрби хәзмәт вакытын тәмамлаганнан соң, контракт буенча хезмәткә күчә. Хәрби эшне бик тырышып үзләштерә башлый. Башта Ерак Көнчыгышта, Хабаровскида аннары Ростов өлкәсендә хезмәт итә. Ефрейтор хәрби дәрәҗәсе бирелә.
Дамир Гыйлемханов Казандагы танк училищесына укырга керергә хыялланган. Махсус хәрби операия башлангач та, аның беренче көнендә үк хезмәттәшләре белән бергә, Луганск халык Республикасын азат итәргә китә. Золотое шәһәре тирәсендә, ул якташы Дамир Исламов белән бер танкта, 5 танкка каршы бәрелешкә керә. Дүртесен юк итәргә өлгерәләр, әмма бишенчесе җавап уты белән аларның хәрби машиналарын яндыра. Бар экипаж да һәлак була. Россяи Президенты указы нигезендә, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, ефрейтор Дамир Гыйлемхановка Россия Герое исеме бирелә. Аңа нибары 22 яшь була.











