Бүген җәйнең беренче ае — июнь тәмамлана. Халык сынамышларына карасак, бүген 30 нче июньдә көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була, дигәнннәр. Ә синоптиклар бүген яңгырлы һава торышы фаразлый, җил төньяк-көнбатыштан секундына 15 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 22 градус җылы. Үзегез белән кулчатырларны алырга онытмагыз.











