Татарстанда Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе дәвам итә Быел бюджет урыннары бераз арткан, ә менә түләүле урыннар исәбе нык чикләнгән.
Кабул итү кампаниясендә 45 югары уку йорты, шул исәптән 28 дәүләт вузы катнаша.
Бюджет урыннарының 60 проценты, өч иң зур югары уку йортына – Казан федераль университетына, Казан илкүләм тикшеренү технология университетына, һәм Андрей Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына туры килә. Шулай ук быел кабул итү кагыйдәләрендә берничә яңалык бар. Иң мөһиме – вузларның шәхси кабинетлары аша документлар тапшыру мөмкинлеге бетерелде. Хәзер документларны өч юл белән генә бирергә мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталы, кабул итү комиссиясенә шәхсән килеп һәм почта аша.











