5 нче июльдә Казанның Уникаль осталык үзәге мәйданчыгында, 6 нчы тапкыр «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестивале оештырыла. Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган масштаблы чара, үз тамырларын өйрәнергә, тәҗрибә алышырга һәм төрле халыкларның йолалары белән танышырга теләүчеләрне берләштерер дип көтелә. Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән, шәҗәрә күргәзмәсе, төрле мастер класслар, бүләкләр уйнату.











