Хәзерге көндә татар халкының яшәешен үз телендә, үз киносында күрсәтү зарурлыгы көнүзәк мәсьәлә. Мәшһүр җырчы
Илһам Шакировка багышланган фильм төшерелеп бетүе шул мәсьәләнең чынга ашыруда зур адым. Телесериал ничек төшерелгән, тамашачыга кайчан тәкъдими ителә. Бу хакта тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Гаҗәп инде кино дөньясы. Вакытны бер мизгел эчендә гасырларны кичә ала. Әмир исемеле әлеге сабый 8 ай элек Илһам шакиров булып туды. Әлбәттә, уен өчен генә. Гомумән Илһамнар сериалда өчәү . Әмирдән соң Самат, ә җырчы булып танылган чорын Марсель Мөсәвиров уйный.
Казан шәһәре, Татарстан районнары, шулай ук Уфа шәһәре һәм Башкортстанның Белорет районы. Болар барысы да сериал төшерелгән урыннар. Бу хакта Илһам телесериалы төшерелеп бетү уңаеннан оештырылган тәлинкә вату тантанасында искәртелде.
Сериал «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе тарафыннан Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен һәм Татарстан халыклары вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссия һәм ТНВ каналы ярдәмендә төшерелде.
Сериалның режиссерлары Олег Кондрашов , Рамил Гәрәев, сценарий авторы Рөстәм Галиуллин: «Татар дөньясын кузгатып җибәрү өчен фильмнар, сериаллар бик кирәк. Илһам абый турында 100 фильм төшерелсә дә ярый», – ди.
Легендар җырчы турындагы өч сериялек фильм тамашачыларга икенче ел башында күрсәтелә дип ышандырды иҗат төркеме.











