Җәй айлары мәктәп укучылары һәм студентлары өчен, каникул вакыты гына түгел, ә акча эшләү мөмкинлеге дә. Бүгенге көндә аларның күпчелеге респбулмкабызның төрле хуҗалыкларда һәм оешма предприятиеларда үз тырышлыкларын куя. Әйтик, Актаныш раойныда укучылар җәйге ялларын Нур Баян, Әнәк хуҗалыкларында хезмәттә уздыра. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша алар бирегә эшкә урнашканнар. Бүгенге көндә районда барысы 30 га якын укучы төрле урыннарда хезмәт куя.











