Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдриҗиһан Галимовага 100 яшь тулды. Бер гасырлык юбилеен ул кемнәр белән каршылый?
Шушы көннәрдә Галимовлар гаиләсенең иң кадерле кешесе, авылның ак әбисе, Бөек Ватан сугышы ветераны — Бәдриҗиһан Галимовага — 100 яшь тулды. Бер гасырлык юбилеен ул балалары, оныклары, торыннарының күңел җылысын тоеп каршылый.
Бәдриҗиһан апа Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында 1926 елның 20 июлендә дөньяга килгән. Хәләл җефете Идрис белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Галимовлар гаиләсе авылда да зур ихтирам казанган нәсел. Бәдриҗиһан әбине район башлыгы Радик Исламов та котларга килде. Ул аңа исәнлек –саулык теләде. Бүләкләр тапшырды.











