Шушы көннәрдә Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Байтирәк» этно-мәдәни проектының бишьеллыгына багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырган чара быел республикада яшәүче халыкларның су белән бәйле йолаларын күрсәтте. Тулырак алдагы язмада.
«Байтирәк» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.
«Байтирәк» проекты биш елда кечкенә генә мәдәни башлангычтан чын-чынлап халыкларны берләштерүче зур хәрәкәткә. Казан мэриясе бу юнәлештәге эшчәнлекне киләчәктә дә үзенең өстенлекле бурычларының берсе буларак дәвам итә. «Байтирәк» үзенең биш еллык эшчәнлеге дәверендә төрле тематик юнәлешләрне колачлады. 2026нчы елда, Россия халыклары бердәмлеге елында, проект бишьеллыгын «Татарстан халыклары мәдәниятендә су йолалары» чарасы белән билгеләп уза. Оештыручылар проектның яшь буынны тәрбияләүдәге ролен ассызыклады. «Байтирәк» — ул төрле халыкларның рухи хәзинәләрен бер ноктада тоташтыручы күпер.
Су йолалары — ул табигатькә бәйле ышанулар, риваятьләр, гадәтләр генә түгел. Бу – яшәү чыганагы. Чарада республиканың төрле районнарыннан килгән иҗат коллективлары үзләренең милли мәдәниятләрен тәкъдим итте. Биредә милли ишегаллары милли ихаталары эшләде, кунаклар өчен остаханәләр, халык уеннары һәм әкияти алан оештырылды. Шулай ук «Су – тормыш чыганагы» темасына багышланган берничә күргәзмә тәкъдим ителде. Татарстан халыкларының бизәкләрен һәм орнаментларын төшерү, мозаика техникасында проект логотибын ясау, балчыктан сыбызгылар әвәләү, киез беләзекләр җитештерү буенча остаханәләр оештырылды.
Чара күмәк халык биюләре һәм җырлары белән тәмамланды. Татарстан халыкларының күптөрлелеген, бердәмлеген, татулыгын билгели торган бәйрәмгә әнә шундый матур нокта куйды.
Алия Галиуллина, Айсылу Сәлмәнова, Татарстан яңалыклары











