Бәйрәм датасы – 30 август – якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә күчерү каралмаган.
Татарстан Хезмәт министрлыгының җитештерү календаре буенча, биш көнлек эш атнасы белән эшләүчеләр өчен августта 21 эш көне һәм 10 ял көне була. Исегезгә төшерәбез, 30нчы август – шәһәр көненә гадәттәгечә бай программа каралган. Төрле ял итү урыннары, остаханәләр, күргәзмә, ярминкәләр, зур концерт тамаша оештырыла.










