Мамадыш районының Җөри авылында Республика керәшен мәдәнияте бәйрәме «Питрау» узу күркәм традициягә әверелде.
Бәйрәм Татарстанның 20 районы һәм шәһәреннән, Башкортстан, Удмуртия, Самара, Чиләбе өлкәләреннән 50 меңгә якын кунакны һәм 50дән артык иҗат коллективын җыйды.

Питрау язгы-җәйге халык бәйрәмнәрен тәмамлый. Ул керәшеннәрнең иң хөрмәтле бәйрәме, традиция буенча апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә билгеләп үтелә һәм «елның календарь чиге» дип санала, аннан соң табигать көзгә әзерләнә башлый. Алда – печән чабу һәм урак өсте. Питрауны еш кына «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар, шуңа күрә төп бәйрәм чаралары кояш баеганга якынрак «Чаптар»н ат чабышлары белән башлана.
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Рәисе, депутатлар исеменнән Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын баручы Марат Әхмәтов котлады.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин билгеләп үткәнчә, быел Җөри авылында Питрау 28 нче тапкыр билгеләп үтелә һәм бу еллар эчендә бәйрәм аеруча популяр һәм масштаблыга әйләнгән.
Татарстанда Питрау бәйрәмен яңартуны башлап йөрүчсчеләрнең берсе Иван Егоров.
Төп мәйдан янында — милли ишегаллары . Анда халык һөнәрчелеге ярминкәсе гөрли .
Халык арасында Питрау «Кичке Сабан туе», «Мәхәббәт бәйрәме» дип тә йөртелә. Керәшен татарларында шундый әйтем бар: «Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй уздыралар».Шуңа да
тырлау аланында Яшьләр өчен «Димче» һәм «Җәшләр җыены» мәйданчыгы эшләү бер гаҗәп түгел. Яшьләр аралаша һәм пар таба ала. Алай гына да түгел, Питрау халык арасында, иң беренче чиратта, «танышу бәйрәме» буларак билгеле.
Кызлар «Керәшен чибәре» тамашасында катнаша.
Питрауның бәйрәм программасы төнгә, төгәлрәге таңга кадәр дәвам итә.
Питрау бәйрәме татар халкын миллимәдәни берләштерүгә һәм аның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
Мөршидә Җиһан, Дмитрий Второв. махсус Хәерле көн Татарстан! чыгырылышы өчен Мамадыш районыннан.
Питрау язгы-җәйге халык бәйрәмнәрен тәмамлый. Ул керәшеннәрнең иң хөрмәтле бәйрәме, традиция буенча апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә билгеләп үтелә һәм «елның календарь чиге» дип санала, аннан соң табигать көзгә әзерләнә башлый. Алда – печән чабу һәм урак өсте. Питрауны еш кына «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар, шуңа күрә төп бәйрәм чаралары кояш баеганга якынрак «Чаптар»н ат чабышлары белән башлана.
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Рәисе, депутатлар исеменнән Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын баручы Марат Әхмәтов котлады.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин билгеләп үткәнчә, быел Җөри авылында Питрау 28 нче тапкыр билгеләп үтелә һәм бу еллар эчендә бәйрәм аеруча популяр һәм масштаблыга әйләнгән.
Татарстанда Питрау бәйрәмен яңартуны башлап йөрүчсчеләрнең берсе Иван Егоров.
Төп мәйдан янында — милли ишегаллары . Анда халык һөнәрчелеге ярминкәсе гөрли .
Халык арасында Питрау «Кичке Сабан туе», «Мәхәббәт бәйрәме» дип тә йөртелә. Керәшен татарларында шундый әйтем бар: «Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй уздыралар».Шуңа да тырлау аланында Яшьләр өчен «Димче» һәм «Җәшләр җыены» мәйданчыгы эшләү бер гаҗәп түгел. Яшьләр аралаша һәм пар таба ала. Алай гына да түгел, Питрау халык арасында, иң беренче чиратта, «танышу бәйрәме» буларак билгеле.